Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп автобусларын тикшерде

Уку вакытында районда рейска 10 автобус чыга.

Гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү кысаларында Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм мәгариф бүлеге вәкиле мәктәп транспортының әзерлеген тикшерде.

«Уку вакытында рейска 10 автобус чыга. Аларның техник торышына, руль һәм тормоз системаларына, тахографларның, ГЛОНАСС спутник системасы, куркынычсызлык каешлары, аптечкалар, ут сүндергечләрнең, хезмәт, запас һәм авария чыгу юлларының, тышкы ут приборларының төзеклегенә, сигнал бирү кнопкаларының, шоферга сигнал бирү төймәләренең, тавышлы элемтәнең торышына һәм укучыларны ташу куркынычсызлыгына тәэсир итә торган башка параметрларга аерым игътибар бирелде», — дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфир Васылов.

Тикшерү барышында һәр мәктәп автобусына балаларны йөртү өчен файдаланыла торган транспорт чарасы иминлеге паспорты төзелә. 
Моннан тыш, тикшерү чараларыннан соң ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрде, аларның балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булуын, шуңа күрә пассажирлар утыртканда һәм төшергәндә игътибарлы булуның, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. 

Тикшерү тәмамлангач, машина йөртүчеләргә яктылык кайтаручы жилетлар һәм телефонны тотып торучы җайланмалар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев