Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада заманча сәнгать буенча XVI Халыкара арт-симпозиум узачак

2021 елгы проектта Россия, Финляндия һәм Казахстаннан 34 рәссам катнашачак.

12 июльдән 21 июльгә кадәр Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге «Туган йорт җылысы» темасына заманча сәнгать буенча XVI Халыкара арт-симпозиум уздырачак. Бу хакта Алабуга дәүләт музей ядкарьлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Симпозиумның тематикасы Россиянең төрле төбәкләрендә һәм башка илләрдә яшәүче рәссамнарның иҗаты аша дөньяның төрле халыкларының милли традицияләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүне үз эченә ала.
2021 елгы проектта Россия, Финляндия һәм Казахстаннан 34 рәссам катнашачак. Соңгы 15 елда музей-ядкарьлек 25 этно-арт-проект үткәрде, анда 30 илдән 935 рәссам катнашты. Алар 1600дән артык әсәр иҗат иткән, алар арасында рәсем сәнгате, графика эшләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев