Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага «коры закон» кайтты

Халык күп җыела торган урыннарда спиртлы эчемлекләр куллануны тыя торган билгеләр урнаштыра башладылар.

Исемлеккә алабугалылар аеруча күп була торган сигез урын кертелде: «Чебурашка» балалар мәйданчыгы, мәдәният сарае каршындагы территория, Мәйдан, Александр бакчасы, Ленин мәйданы, Хәтер мемориалы, Шишкин буалары һәм Цветаеваның мемориал комплексы. Бу объектларда куелачак махсус билге бик гади һәм аңлаешлы: анда һәркем күрерлек итеп кызылга зур хәрефләр белән «СТОП» дип язылган һәм хәмер эчү тыелган территориянең исеме күрсәтелгән. Мондый урыннарда полицейскийлар да кизү торачак.

Әлеге карар район депутатлары тарафыннан кабул ителгән инде. Беренче шундый билге мәдәният сарае янәшәсендә урнаштырылды. Биредәге фонтан янында яшьләр кичен еш кына спиртлы эчемлекләр куллана. Кисәтүне колакларына элмәгәннәргә мең сум күләмендә штраф яки 15 тәүлеккә административ арест каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев