Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Рөстәм Нуриевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

Хатын-кыз йорт янындагы агач һәм куакларга зарланды.

Пролетар урамындагы 6а санлы йортта яшәүче Валентина Булатова район җитәкчесенә шәхси сораулар буенча халыкны кабул итү вакытында 24нче балалар бакчасы территориясендә биек булып үсә торган үләннәрне һәм агачларны кисү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Валентина Булатова сүзләренә караганда, анда төрле агачлар һәм куаклар бик куе үсә. Шуның аркасында бакча каршында урнашкан йорт фатирларына яктылык үтми. 
Алабуга районы житәкчесе Рөстәм Нуриев балалар бакчасы территориясен төзекләндерергә кушты.
Кабул итүдә шулай ук җир кишәрлеген рәсмиләштерү, юл, торак мәсьәләләре һәм башкалар буенча мөрәҗәгатьләр дә яңгырады. 
Бу хакта тулырак «Алабуга нуры» газетасының җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев