Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хатын-кыз өстенә кар төшү факты буенча җинаять эше кузгатылды

Хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган.

Алабуга шәһәр прокуратурасы Матросов урамындагы 11нче санлы торак йортның түбәсеннән кар төшү вакытында алабугалы ханымның тән җәрәхәтләре алу факты буенча тикшерү үткәрде. Бу хакта прокурор ярдәмчесе, 3 класслы юрист Иван Пензин хәбәр итә.

Шулай итеп, әлеге җәрәхәт алу нәтиҗәсендә, ханымның кабыргалары, умыртка сөяге сыну, үпкәләре имгәнү, уң яклы кече гемоторакс һ. б. диагноз куелган. 

Шул ук вакытта «Жилкомфортсервис» идарәче компаниясенең лицензия нигезендә әлеге күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген башкаруы ачыкланды. Күп фатирлы йортның түбәсен кардан чистарту өчен «Жилкомфортсервис» компаниясе «Стройремонт» җәмгыяте белән килешү төзегән булган.

«Материалларны тикшерү нәтиҗәсендә, билгесез затка карата РФ Җинаять Кодексының 238 маддәсенең 2 өлеше буенча (кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге, эш яки хезмәт күрсәтү куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү) җинаять эше кузгатылды», — диелә хәбәрдә. 

Әлеге җинаять эшен тикшерү Алабуга шәһәре прокуратурасы контролендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев