Алабугалылар киләсе елда балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түли алачак
Бу мөмкинлек бер җан башына 1 айда 10 мең сум чамасы керем туры килгән гаиләләргә генә бирелә.
Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ".
"Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә бу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Җитәкчелек бу мөмкинлекне керемнәре 10 мең сум тирәсе булган гражданнарга бирергә карар итте. Хәзер бу механизмның ничек эшләячәге, квитанция ничек биреләчәге күзаллана", - диде Данил Мостафин. Балалар бакчасы өчен түләүнең икенче өлешен компенсация алгач түләргә мөмкин булачак, дип аңлатты ул.
Балалар бакчасы өчен түләү үзгәрү һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы артуын бәйләп карау урынсыз, чөнки бу ике төрле процесс, дип ассызыклады Данил Мостафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев