Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар үз йортларында алкоголь кибетен ачуны тыюны сорыйлар 

Алабугалыларны ТР юстиция министры урынбасары Айнур Галимов кабул итте. 

Алабугада ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимовка дүрт сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. 

Тынычлык проспектының 34нче йортында яшәүчеләр алар торган йортта алкогольле эчемлекләр сату урынын ачуны тыюларын сорый. 

− Ул балалар мәйданчыгы белән янәшә һәм мәктәптән 85 метр ераклыкта гына урнашачак. Элек бу урында "фанфурик"лар сатыла торган кибет бар иде инде, тагын шулай буласын теләмибез, − ди алар.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев аңлатуынча, шәһәр Советы карары нигезендә бу урынның ачылуы законлы. 

− Хәзер без мондый биналарның мәгариф учреждениеләреннән йөз метрдан да якын булмаска тиешлеген күрсәтеп, бу карарга үзгәреш кертәбез. Моның өчен берникадәр вакыт кирәк, − диде ул.

Бер алабугалы хатын, фатирына милек хокукын теркәгәндә, каршылыкка очраган. Фатирының икенче каты чардакта урнашкан, ә чардагы документлар буенча торак бүлмә булып исәпләнми икән. Җитәкчеләр бу мәсьәләнең катлаулы булуы белән килешеп, аны суд аша гына хәл итеп буласын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев