Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Татарча диктант» язарга чакыралар

Бөтендөнья белем бирү акциясе быел өченче мәртәбә узачак.

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам хисе тәрбияләү, татар теле белән кызыксынуны арттыру максатларында оештырылган. Акция Татарстан Республикасының «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020–2023 еллар)» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Алабуга Үзәк китапханәсендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе быел өченче мәртәбә узачак, дип хәбәр итәләр Алабуга үзәк китапханәсендә. 

Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.

Акциянең нигезендә — теләге булганнар өчен РФнең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта узучы ирекле түләүсез диктант.

Төгәл үткәрү вакыты: 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән), 10-12 сентябрь, 2021 ел.

Барлык теләге булганнарны «Татарча диктант» акциясендә катнашу өчен 10 сентябрь 11.00 сәгатьтә Казан урамы, 15 йорт адресы буенча Алабуга Үзәк китапханәсендә көтеп калабыз.

Тулырак http://diktant.tatar сайтында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев