Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны янгынга каршы махсус режим кертелүе турында кисәтәләр

Республикада 26 апрельдән алып 16 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде, бу покрышкалар яндырырга теләүчеләргә дә кагыла.

Андыйлар 4 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылачак.

Шулай ук режим гамәлдә булган чорда тыела:

— учак кабызу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру;

— урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм икътисад объектлары территорияләрендә ачык утта (учакта, мангалда) ризык әзерләү;

— 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне торак пунктлар, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре, балаларны сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман кишәрлекләре белән чиктәш савыктыру оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында, урман массивлары белән чиктәш торф участокларында һәм ачык территорияләрдә куллану.

Шулай итеп, күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Владимир Соборнов сүзләренә караганда, Алабуга муниципаль районы территориясендә урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларга Поспелово һәм Мальцево авыллары, Луговой бистәсе, Тарловка авылы керә. Алабугада: Танайка-2, 4-10 микрорайоннары, Урман аланы бистәсе, Три медведя бистәсе, Наратлык микрорайоны.

Алабуга муниципаль районы территориясендә урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык җәмгыятьләренә һәм ширкәтләренә түбәндәгеләр керә: «Дружба» дача кулланучылар кооперативы, «Весна», «Горный», «Прикамский» һәм «Восточный» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф суммасы: гражданнарга — 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев