Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 34нче балалар бакчасында үткән региональ семинар-практикумында 50гә якын педагог катнашты

"Салават күпере" балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү ФДББСна яраклаштырып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү чарасы буларак халык иҗатын куллану” дип аталган региональ семинар-практикум үтте.

Әлеге региональ семинар-практикумның фәнни җитәкчесе – педагогия фәннәре кандидаты, доцент, КФУ Алабуга институтының татар филологиясе фәннәре кафедрасы мөдире Гомәр Даутов.

Әлеге чарада Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы авыллары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Мамадыш, Кукмарадан килгән 50гә якын педагог катнашты. “Салават күпере” татар балалар бакчасы хезмәткәрләре килгән кунакларны якты йөз белән каршылады. Теркәү, киенү-чишенү, бакча белән таныштыру кебек гади генә тоелган оештыру моментлары алдан уйланып, җиренә җиткереп, килүчеләр өчен уңайлы алып барылды.

ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында әзерләнгән “Милли Татарстан” дигән лэпбуклар педагоглар өчен искиткеч яңалык иде. Татарстан флагы нигезендә, бер стильдә ясалган 7 лэпбук Татарстанның зур шәһәрләре: Яр Чаллы, Түбән Кама, тарихи һәм заманча Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай турында киң эчтәлекле, балалар өчен аңлаешлы дидактик уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, әлеге шәһәрләрнең тарихы, истәлекле урыннары, бөек кешеләре, сәнәгате һәм башкалар турында бай мәгълүматны үз эченә алып төзелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмә әсбаплар тәкъдим ителгән иде. Монда китаплар, музей экспонатлары, төрле макетлар зәвык белән, балалар өчен аңлаешлы, экскурсияләр үткәрү өчен уңайлы итеп урнаштырылган. Семинар-практикумның төп темасын ача торган җиһазлар аеруча бай, күз явын алырлык матур. Республикабызда яшәгән халыкларның милли киемнәрендәге курчаклар, татар халкының бай мирасын, иҗатын, зәвыгын, бизәкләрен чагылдырган – калфак, хәситә, түбәтәй, чиккән сөлгеләр – семинарның асылын ача торган күркәм чагылышы. Шунысы куанычлы: әлеге экспонатлар “Салават күпере”ндә эшләүче педагоглар, ата-аналарның төрле конкурсларга әзерләп, урыннар алган эшләре.

Семинарны “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Сөмбел Моряк кызы Шәймәрдәнова “Халык иҗаты – милли тәрбиянең нигезе” чыгышы белән ачып җибәрде. Өлкән тәрбияче Зөлфия Әнәс кызы семинар программасы белән таныштырды. “Профстандартка юл ачык” дигән бакча белгечләре һәм педагоглары тарафыннан сәхнәләштерелгән тамаша килгән кунакларның кәефенә хуш килде, семинар эшчәнлегенә уңай этәргеч булды.

Балалар бакчасы педагоглары яңа эш алымнарын бик оста кулланды. Практик өлештә: “Эзләнүләр һәм тәҗрибәләр аша Маша һәм Аю әкиятенә сәяхәт”, “Чуар тавык” әкияте геройларын ясау, “Татар курчагы”, “Шарлардан театр”, “Чыршыны урманда калдырыйк” мастер-класслары, “Семицветик таҗларын эзләү” белем бирү эшчәнлеге ФДББСна туры китереп алып барылды.

Теоретик өлешнең ике секциягә бүлеп уздырылуы, килгән педагогларның үз юнәлешенә карап эшчәнлек төрен сайларга, вакыт кысаларына сыешырга да ярдәм итте. Башка шәһәрдән килүче педагоглар да кызыклы һәм бай материал тәкъдим иттеләр. “Әкиятләр йорты”, “Тылсымлы сандык”, “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын милли мәдәният чыганакларына җәлеп итү” һәм башка мастер-класслар, чыгышлар, проектлар, презентацияләр белән уртаклаштылар. Яр Чаллының 46нчы “Земляничка” балалар бакчасы тәрбиячеләренең Гжель бизәкләре төшерү буенча “Күңелле кашыкчылар” (“Веселые ложкари”) осталык дәресе аеруча кызыклы иде.

“Салават күпере” балалар бакчасының кайсы гына педагогын, белгечен алсаң да шундый күпкырлы, талантлы, эшчән, матур, балалар һәм әти-әниләргә карата игътибарлы, йомшак күңелле булуларына тагын бер кат инандык.

Региональ семинарның финалы да кечкенә бер бәйрәм итеп оештырылган: спорт инструкторлары, музыка җитәкчеләре, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре белән берлектә әзерләнгән “Без биибез Әпипә” флешмобы белән тәмамланды.

Арып-талып, үзләренең белемнәрен уртаклашып, яңа идеяләр алып канатланган педагоглар шәһәр һәм авыл балалар бакчасы яңалыклары белән фикер алышып, бик тәмләп чәй эчеп, зур рәхмәтләрен әйтеп, үзләрендә булачак региональ чараларга чакырып, яңа үрләр яуларга әзерләнеп таралыштылар.

Зәрия ҖИҺАНГИРОВА, Линуза ГАТУПОВА, Сүрия ГАБДУЛБАРОВА, 34нче “Салават  күпере” балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев