Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Covid-госпиталендә 70 пациент дәвалана

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров алабугалыларны коронавирустан прививка ясатырга чакырды.

Алабуганың коронавирус госпиталендә 70 кеше дәвалана. Авыруны җиңүнең бердәнбер юлы — вакцинация диләр табиблар. Үзәк район хстаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров алабугалыларны коронавирустан прививка ясатырга чакырды. Тиешле күләмдә вакцина бар. Бүгенге көндә Алабуга районында коронавирустан 22 528 кеше прививка ясаткан. 

Ул билгеләп үткәнчә, өлкән кешеләргә вакцинация ясау акрын бара. Моннан тыш, вакцинаның беренче компонентын ясаткан кешеләр икенче компонентны ясатырга килми. Ә аннан башка организмда тулы иммунитет барлыкка килмәячәк. Димәк, кеше үзен һәм якыннарын куркыныч астына куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев