Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете намазы укылды

Бәйрәм намазына алабугалылар иртәнге сәгать 4.00кә җыелды.

Бүген, 20 июльдә мөселман дөньясы иң зур һәм иң изге бәйрәмнәренең берсен билгели. Корбан гаете — бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм.

Бүген таң белән райондашларыбыз мәчетләргә Корбан гаете намазын укырга ашыкты. Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бәйрәм вәгазе укыды. Аннары мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, хөтбә, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр.

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә барлык мөселманнарны район җитәкчесе Рөстәм Нуриев котлады, барысына да сәламәтлек, игелек, уңышлар теләде.

Намаздан соң кайбер мөселман кардәшләребез корбан чалу урынына уздылар. Быел корбан чалырга 170ләп гариза бирелгән.

Әйтергә кирәк, мәчеттә корбан чалу өчен барык мөмкинлекләр тудырылган. Махсус урында, махсус өйрәтелгән кешеләр һәр мөселман өчен фарыз гамәлне башкарырга ярдәм итә. 

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сүзләренә караганда, Җәмигъ мәчетенә бүген барлыгы 700гә якын мөселман килгән.

Гает намазына килүчеләр битлек яки респиратор кигән, үзләре белән шәхси намазлык та бар иде. 

Искәртик, Алабуга райоынында барлыгы 10 мәчет бар. Поспелово саласы янында тиздән мөсафирлар мәчете үз эшен башлап җибәрәчәк, тагын бер мәчет — Гари авылында төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев