Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Андрей Тузиков фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр безнең тарихны спекуляцияләрдән яклаячак

Конституциягә тарихи хакыйкатьне яклау турында маддә кертеләчәк.

Россия Конституциясендә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр безнең хәтеребезне һәм тарихыбызны ил эчендә дә, аннан читтә дә спекулянтлардан яклауга юнәлтелгән. Бу фикерне Казан илкүләм тикшеренү технология университетының “Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология” кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков әйтте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Без бүген үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш башлануын күрәбез. Без, Россия гражданнары буларак, бу һөҗүмнәр өчен төп объектлар булып торабыз. Илне Бөек Ватан сугышы килеп чыгуда гаепле димәкче булалар. Бу спекуляция омтылышлары кебек күренә”, – дип сөйләде Андрей Тузиков.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев