Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

АРАКЫ САТСАҢ – ҖИНАЯЬЧЕ БУЛАСЫҢ

Әгәр эшмәкәр яисә физик зат алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сатуда ике мәртәбә тотылса, аңа җинаять җәзасы биреләчәк.

2017 елның июлендә алкоголь әйләнеше өлкәсендә хокук бозган өчен җәзаны кырыслата торган федераль законнар кабул ителде. Бу турыда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Лилия Муллина "эшлекле сишәмбе"дә сөйләде.

1 августка Алабуга районында 46 оешма алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиягә ия. Аны 157 сәүдә, шул исәптән 19 җәмәгать туклануы урынында саталар. Ел башыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуның 20 очрагы ачыкланган. Бу үткән елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 39 процентка ким. Лилия Муллина әйтүенчә, алкогольне билгеләнгән вакыттан тыш сату, "ике яклы" кулланылышта булган спиртлы продукция сату, лицензиядән башка эшләү, алкогольне балигъ булмаганнарга сату гамәлләре иң еш тәртип бозулар булып тора.

Агымдагы елның 7 аенда 132,5 мең сум штраф алынган, аларның күләме 49 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев