Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авылда яшәүче өлкән кешеләрне медицина һәм социаль хезмәт оешмаларына бушлай илтәчәкләр

Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга һәм инвалидларга күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге киңәйтеләчәк. 

Андый категория гражданнарны махсус оешмаларга китерү күздә тотыла.

Бүген Татарстан парламенты депутатлары язгы сессиянең соңгы утырышында «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» ТР законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында" Татарстан Республикасы закон проектын кабул итте, дип яза Татар-информ. 

«Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына илтү каралган», — диде хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Закон проектында тәкъдим ителә торган ашыгыч социаль хезмәт бушлай күрсәтеләчәк.

Өлкәннәрне медицина һәм социаль өлкә оешмаларына «Өлкән буын» федераль проекты буенча федераль бюджет акчасына сатып алынган автотранспортта китерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев