Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бала тудыру йортында яңа туган сабый һәм биш яшьлек кыз югалган

Вакыйга Ростов шәһәрендә була.

Ростовтагы бала тудыру йортларының берсендә яңа туган нарасыйны һәм биш яшьлек кыз баланы бер ир-ат алып чыгып китә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Бала югалу турыда кич белән билгеле була.

Ир-ат бала тудыру йортында 5 яшьлек кыз белән килә. Аннары ул яңа туган сабыйны ала һәм алар өчесе бергә китеп югалалар. Аларны хокук саклаучылар эзли.

Шул ук көнне балаларны да, ир-атны да шәһәр кунакханәләренең берсендә табалар.

Ир-ат сүзләренчә, ул 5 яшьлек кызы белән бергә бала тудыру йортына килә. Биредә аның белән яши торган хатын бала тапкан. 

«КП-Ростов-на-Дону» чыганагы сүзләренчә, ир яңа туган сабыйны чиркәүгә алып барырга тели, бу турыда бергә яши торган хатынына да әйтә. Хатын үзе баланы иренә биреп җибәрә. Ир исә ике бала белән Шахты шәһәренә китәргә тиеш була.

Хәзер балаларны табибларга тапшырганнар. Вакыйга сәбәпләрен полиция ачыклый, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев