Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Баннерны яңарттылар

Алабуганың 6нчы микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗипов хөрмәтенә куелган баннерны яңарттылар.

Миңнемулла Нәҗипов Сталинград, Курск көрәшләрендә, Беларуссияне, Польша һәм Чехословакияне азат итүдә катнашкан ветеран. Баннерда аның 2018-2019 елларда хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңү яулаган “Лесные пчелы” командасы белән бергә төшкән фотосурәте тора.  

Миңнемулла бабайга быел 101 яшь. Сугыш афәтләрен кичерүенә карамастан, ул әле дә куәтле, күтәренке күңелле кеше.

Сталинград көрәшендә күрсәткән батырлыгы өчен Мулла Нәҗиповка Кызыл Байрак ордены бирелгән. Ветеранның шулай ук 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләр өчен” һәм башка медальләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев