Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына 10 мең сум акча түләнәчәк

Әлеге дәүләт ярдәме пенсиягә кушылып киләчәк, аны апрельдән үк түли башлаячаклар.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләргә кереште.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрель аенда ук бирелә.

«Алабугада Җиңү көненә ел саен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 17 ветеран алачак. Бу акчаны алу өчен аерым гариза язарга кирәкми. Түләүләр идарәдә булган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла», — дип билгеләп үтте Алабуга районында Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Елена Глинская.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев