Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Беренче “Кече авыл көне”

Алабугада "Кече авыл көне" акциясе старт алды.

Аның кысаларында шәһәрнең социаль яклау, пенсия фонды, җир-милек палатасы һәм хәтта чәчтарашлар халык аз яши торган авыллар буенча йөреп, кирәкле ярдәм күрсәтәчәк.

Беренче кабул итү Анзирка авылында булды. Кабул итү автобуста башкарылды. Нигездә авыл халкы клуб булмауга, юлларның начар торышына, кибетнең ераклыгына зарланды. Авыл халкына 2014 елда күрше Яковлево авылында клуб ачылачак, ә юлларны быел салачаклар дип аңлаттылар.

Анзиркадан соң автобус Бессониха авылына юл алды. Монда халык газ булмауга зарлана. Шуңа күрә кышын биредә нибары дүрт кеше яши, алары да киләсе елда шәһәргә китәргә җыена. Яковлево авыл җирлегенә газ үткәрү буенча проект-смета документациясен С.Парамонова быел ук әзерләргә вәгъдә бирде. Урында хәл итү мөмкин булмаган сораулар контрольгә алынды. Ә автобуста килгән парикмахер хезмәтләренә авыл халкы аеруча куанды. Очрашуга килүчеләргә чәчтараш хезмәте бушлай күрсәтелде.

"Кече авыл көне" акциясе район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы буенча үткәрелә. Автобус график буенча атна саен йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев