Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Без барысын да булдырабыз!”

Алабуганың I һәм II төрдәге мәктәп-интернат укучылары "Без барысын да булдырабыз!" исемле республика конкурсының гала-концертында җиңү яулады.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелгән музыка һәм сәнгать бәйгесендә 300дән артык башкаручының номеры күрсәтелде. Алар Татарстанның барлык төбәкләреннән җыелды. Бәйгедә катнашучыларның бары тик ундүрте генә финалга чыкты. Алабугалылар иң яхшылар исәбендә гала-концертта катнашуга сайлап алынды. Екатерина Бабич Һәм Наталья Ильдирәкова башкаруында тәкъдим ителгән номер беренче урын алды, ә Максим Бабичның (җитәкчесе И.Хәйретдинова) "Йолдызчык" исемле ишарәле җыры икенче урынга лаек дип табылды.

Бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

м

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев