Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Без талантлар эзлибез!

Алабугада "Алло, без талантлар эзлибез!" бишенче республика конкурсына нәтиҗә ясалды.

Конкурста Татарстанның 25 районыннан 537 кеше катнашты. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша алды һәм алар 11 номинациядә үзләрен күрсәтергә тиеш иде. Әлеге бәйгене оештыручыларның берсе - Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы. Училище 2008 елдан республика авылларында яшәүче сәләтле яшьләрне барлау белән шөгыльләнә. Ачылмаган талантларны эзләп, белгечләр районнарга бара, соңыннан бу балаларны "Алло, без талантлар эзлибез!" бәйгесенә чакыра.

Конкурста 13 яшьтән 20 яшькәчә егет һәм кыз катнашты. Җиңүчеләргә мәдәният һәм сәнгать училищесына имтихансыз керү мөмкинлеге бирелә. "Алло, без талантлар эзлибез!" ачык республика конкурсы гала-концерт белән тәмамланды. Призерлар арасында Алабуганың яшь талантлары да бар: Жанна Федорова - беренче урында, Жанна Мортазина "Инструменталь башкару" номинациясендә өченче урын яулады. "Хореография" номинациясендә беренче урында "Орхидея" һәм "Сәйлән", икенчедә - "Елмаю" һәм "Фиеста" ансамбльләре. "Театраль коллектив" номинациясендә икенче урынга "Тарих буяулары" берләшмәсе лаек булды, "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә өченче урынны Таисия Машкина яулады. Барлыгы 95 призлы урын һәм 7 гран-при алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев