Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җырчы Фирдүс Тямаевка татарча открытка юллады

Фәрит Мөхәммәтшин «Миллиард. Татар» проектын хуплады. Аның максаты — Россиянең төрле төбәкләре һәм хәтта илләрендәге татарларны берләштерү.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җырчы Фирдүс Тямаевка татарча открытка юллады. Шулай итеп, ул «Миллиард. Татар» проектын хуплады. Аның максаты — Россиянең төрле төбәкләре һәм хәтта илләрендәге татарларны берләштерү.
Сайттагы посткроссинг бүлегендә Фәрит Мөхәммәтшин хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт татар жырчысы Фирдүс Тямаевка открытка җибәрергә тәкъдим итте. Татарстан парламенты спикеры открыткага кул куйганда музыкантка уңышлар теләде, аны үзенең дусты дип атады.
Сүз уңаенда, Казанның «Хатлар йорты» студиясе кызыклы аю баласы сүрәтләнгән открытканы эшләгән. Студиядә татар телендә язылган открыткалар чыгаруга басым ясыйлар. Фирдүс алачак открыткага «Сәлам белән Казаннан!» дип язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев