Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Билет сата башладылар

2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатының финал матчларына алдан ук билет сатып алырга мөмкин.

Билет сатуның беренче этабы 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итә. Кабул ителгән гаризалар саны урыннар саныннан артып киткән очракта, билетлар очраклы җирәбә юлы белән таратылачак. Билетка гариза бирүчеләргә 2017 елның 16 ноябренә кадәр җавап бирәчәкләр. Икенче сату вакыты 16-28 ноябрьдә булачак, билетлар чират тәртибендә сатылачак.

2017 елның 1 декабреннән билетлар кабат сатыла башлаячак. соң ачылачак, очраклы җирәбә юлы белән 5 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр һәм чират тәртибендә 2018 елның 13 мартыннан 3 апреленә кадәр башкарылачак.

Билетларны ияләренә, турнир башланыр алдыннан берничә атна эчендә, бушлай китереп бирәчәкләр. Аларны тапшыру 2018 елның апрель яки маеннан да иртәрәк башланмаячак. Соңгы этап - билетларны чират буенча сату - 18 апрельдә башланып, 15 июльдә - чемпионатның финал көнендә тәмамланачак.

Дөнья чемпионаты матчлары 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург һәм Саранскта узачак.

Билетлар дүрт бәя категориясенә бүленгән, шул ук вакытта аларның берсе махсус Россия гражданнары өчен ясалган. Россиялеләр өчен билетның минималь бәясе төркем этабы уенына (ачылу матчыннан тыш) -1280 сум, чит ил кешеләре өчен 105 долларны тәшкил итәчәк. Ачылыш матчына россиялеләргә билетның минималь бәясе - 3200 сум, чит ил кешеләренә - 220 доллар. Финал билетлары россиялеләр өчен - 7040 сум, чит ил җанатарлары өчен 455 доллар булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев