Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Татарстанда Сабантуйлар бары тик авылларда гына узачак

Сабантуйлар 4 июльдә, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, үткәреләчәк.

Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авылларда гына узачак. Мондый йөкләмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Куркыныч зур, ул әле хаман да саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — дигән Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X