Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабуга районында чыккан 314 янгында 4 кешенең гомере өзелгән

Бәла аяк астында гына, диләр. Саклык чаралары күрмәгәндә, игътибарсызлык аркасында яки белмәүдән дә янгын килеп чыгарга, көч түгеп булдырган мөлкәтне ут сәгать эчендә юкка чыгарырга мөмкин.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән дознавателе Марат Галиев хәбәр иткәнчә, 2015 елның агымдагы чорында шәһәр-районда янгыннарга чыгуның 314 очрагы теркәлгән: янгын сүндерергә хезмәткәрләр 58 тапкыр; 114 тапкыр чүп яну, электр үткәргечендәге кыска ялганыш, плитәдә азыкның көюе һәм башка шундый сәбәпләр аркасында чыккан. 142 очракта ялган чакыру алынган. Янгыннарда 4 кеше һәлак булган, 5 кеше җәрәхәтләнгән. Килгән зыянның күләме 9 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Янгыннарның төп сәбәпләре һаман шул ук: 18 очракта электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылган; 13 очракта мичтән дөрес файдаланмаганнар; шул ук санда ут төртү күзәтелгән; тугыз урында янгын ут белән саксызлыктан килеп чыккан. Ут төртү аркасында булган янгын очраклары, үткән ел белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан. Мондый җинаять өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Статистика мәгълүматларына караганда, янгыннарның 80 процентка якыны торак секторында килеп чыга. Җылыту сезоны башланыр алдыннан йорт хуҗалары һәм торак-коммуналь хезмәтләре эретеп ябыштыру кебек ут белән бәйле эшләр башкара. Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Евгений Нагорных әйтүенчә, йортларны төзекләндерүдә үткәрелүче шундый эшләр, мәсәлән, җылыту, суүткәргеч торбаларын алыштыру шактый дәрәҗәдә янгын куркынычы тудыра. Кайчагында җылыту системаларының төзексезлеге аркасында җылыту, суүткәргеч һәм канализация торбалары ката. Еш кына коммуналь хезмәткәрләрнең каткан торбаларны пайкалау лампасы яисә факел ярдәмендә ачык ут белән җылытуларын күрергә була. Андый гамәлләр янгын белән тәмамланырга мөмкин, югыйсә нык кайнар су яисә эссе пар белән җылыту кебек куркынычсыз ысуллар да билгеле.

Янгын килеп чыкканда, кешеләрне зарарлы тәэсирләрдән (төтен, ут) саклап калу өчен, аларны вакытында эвакуацияләргә кирәк. Янгыннан чыгу юллары андый очракта бердәнбер коткару чарасы булып тора, шуңа күрә аларга карата зур игътибар сорала. Коридор, холл, баскыч кебек урыннарны йорт җиһазлары һәм башка әйберләр белән тутырмагыз, алар бинадан чыгарга комачаулаячак. Стена, түшәмнәрне тиз янучан чимал белән капламау әһәмиятле.

Янгын очрагын күрсәгез, кичекмәстән "01" яисә кәрәзле телефоннан "112" номеры буенча янгын сакчылыгына хәбәр итегез. Янгынчылар килеп җиткәнче, кешеләрне коткарырга булышу һәм янгын сүндерү чараларын күрү мөһим. Җылыту һәм җылылык чыганагы булган җиһазларга аеруча игътибар кирәк. Электрлы җылыткычларның заводта эшләнгәннәрен генә куллану мәслихәт.

Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге искә төшерә: Сезнең торагыгыз, мөлкәтегезнең бөтен саклануы, якыннарыгызның тормышы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә мөнәсәбәтегездән дә тора. Янгын афәтеннән сакланыгыз!

Материалны Зөлфия ПРИМАКОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев