Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Депутатлар Россиядә минималь хезмәт хакы күләмен 20 мең сум итәргә тәкъдим итә

Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутатлары чыкты. 

ЛДПР фракциясе депутатлары һәм сенатор Сергей Леонов Дәүләт Думасына яңа закон проекты тәкъдим итәргә җыена. Закон проекты нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 20 мең сум күләмендә билгеләү карала.

«РИА Новости» агентлыгы хәбәр иткәнчә, документ тексты инициатива авторларының берсе, түбән палатаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Ниловның Telegram каналында чыкты. Инициатива авторлары 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 20 мең сум күләмендә билгеләү яклы, дип хәбәр итә ТИ

Парламентарийлар искәртеп узганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумын билгеләүнең яңа механизмы кертелде. Аның буенча минималь хезмәт хакы күләме һәм медиана хезмәт хакының нисбәте 42 процент булырга тиеш. Шулай ук узган елгы яшәү минимумы һәм җан башына уртача керемнең медиана күрсәткече нисбәте 44,2 процент булырга тиеш.

Документ авторлары фикеренчә, мондый ысул минималь хезмәт хакы күләмен сизелерлек дәрәҗәдә арттыруга китермәгән — агымдагы ел башыннан күрсәткеч 5,5 процентка арткан һәм аена 12 792 сум булган. 2019 елда ул 12 130 сум булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев