Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын тәртипкә салачаклар

Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы пенсиягә бәйле яңа закон проекты әзерли. Бер яктан ул кешеләрне финанс белемле итүгә, икенчедән, пенсия тармагында проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән. Чөнки лаеклы ялга чыгучылар саны артуга бәйле пенсия бюджеты да саега килә. Дәүләт җитәкчеләре әлеге системаның яңа, нәтиҗәлерәк формасын уйлап табарга мәҗбүр. Инде сентябрь уртасына илнең...

НПФлардан куркырка кирәкми

Соңгы елларда сөйләмгә НПФ, ягъни дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары дигән төшенчә килеп керде. Халыкның зур өлеше аның ни икәнен аңлап бетермәгәнгә, күп кешедә ул шик уята. Яңа законда НПФларга да игътибар зур. Канун аларның халык белән үтә күренмәле эшләвен, киләчәктә тупланган түләүләрен кайтаруын тәэмин итәчәк.

«Халыкта фондларның дәүләтнеке булмавы шик уята. Гәрчә, алар тәкъдим иткән процентлар инфляциядән бермә-бер артыграк булса да. Оешмага шигегез булса, Дәүләт Пенсия фондының Интернеттагы битеннән лицензияле НПФлар исемлеген, аларның керемен карый аласыз», - дип аңлата Татарстан Пенсия фондының Инвестицияләү процессын оештыру һәм исәптә тоту бүлеге җитәкчесе Вадим Силин. Аның фикеренчә, пенсия акчасы кимегәнгә, дәүләт мондый фондлар ярдәменә таянырга мәҗбүр. Шуңа да аларга карата контроль артачагы көн кебек ачык.

Зур булмаган фондларга ябылу яный

НПФларга кагылышлы гамәлдә булган башка законнар да бар. Әйтик, 2013 елның 1 июленнән 150 миллион сумнан да азрак акча белән эш итүче пенсия фондлары ябылырга тиеш. Мондый катгый кагыйдәләр хөкем иткәндә, зур оешмалар гына калачагында шик юк. Алар, нигездә, нефть, газ, корыч, алтын эшкәртүче зур сәнәгать компанияләренә карый. Superjob агентлыгы үткәргән тикшеренү күрсәткәнчә, мондый үзгәрешләр халыкның НПФларга карата ышанычын арттырачак.

Дәүләти булмаган пенсия фондлары җитәкчеләре үз оешмаларын коммерцияле итүне даулап йөргән иде. Ләкин закон чыгаручылар анысын кирәк тапмаган.


Миләүшә ЗАКИРОВА, http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев