Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ел башынннан алып, Алабуга районында җир эшләрен башкаруга 300дән артык ордер бирелгән

Алабуганың Ордерлар рөхсәте бүлеге тарафыннан җир эшләрен башкаруда тәртип бозуның 41 очрагы ачыкланган.

АМР башкарма комитеты Ордерлар рөхсәте бүлегенең баш белгече Илүзә Юнысова хәбәр итүенчә, һәр ордер буенча эшләрнең үтәлешен Ордерлар рөхсәте бүлеге һәм башкарма комитетның Территорияне планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре урынга барып тикшерә. Җир эшләрен үткәргәннән соң, территорияне төзекләндерү буенча таләпләр үтәлмәсә, Муниципаль контроль бүлеге шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган оешмага карата административ чаралар күрә. Вакытында ябылмаган ордерлар буенча мәгълүмат шулай ук Алабуга шәһәр прокуратурасына тапшырылачак. 
Ел башыннан алып, шәһәрдә җир эшләрен башкаруга 348 ордерга рөхсәт бирелгән, шуларның 213е төгәлләнгән. Калганнары буенча әлегә төзү-монтаж эшләре алып барыла.
Җир эшләрен башкаруга барыннан да күбрәк ордер Алабуганың Су каналына рөхсәт ителгән. Бүгенгә аларның саны 137гә җиткән. Бу бөтен шәһәр буйлап өзеклек килеп чыгулар белән бәйле. Сентябрь аенда гына да Алабуга Су каналына төзекләндерү эшләренә һәм су белән тәэмин итү һәм суүткәрү челтәрләрен алыштыруга 19 ордер бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев