Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эш хакы өчен эшләячәкләр

Гыйнвардан башлап, муниципаль учреждениеләр эшмәкәрлек эшчәнлегеннән килгән керемнәрен 75 процентыннан да ким булмаган күләмдә хезмәт хакын түләүгә җибәрергә тиешләр.

Бу турыда республика Финанс министрлыгы казначылыгы Департаментының Алабуга районы буенча территориал бүлеге җитәкчесе Ольга Гончар хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, үткән елда муниципаль учреждениеләр күрсәткән түләүле хезмәтләрдән кергән акчалар 38 миллион сум тәшкил иткән.

- Өлкәләр буенча күрсәтелгән түләүле хезмәтләрне анализлаудан түбәндәге структура ачыкланды: мәгариф өлкәсендә - 69 процент, яшьләр сәясәте һәм спортта - 27, мәдәнияттә - 4 процент, - дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев