Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Форд Соллерс” заводы туган көнен билгеләп үтте

Бәйрәм уңаеннан биредә агачлар утырттылар, иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар.

Эшчеләр утырткан юкә агачларыннан машина төзүчеләр аллеясы булдырылды. Бәйрәм көнендә иң яхшы хезмәткәрләргә сәүдә һәм сәнәгать Министрлыгы, Алабуга районы башлыгы һәм төрле ведомстволарның Мактау грамоталары тапшырылды.

"Без сезнең белән гомуми проект файдасына эшлибез. Без - бер команда", - дип мөрәҗәгать итте берләшкән предприятие президенты Тед Каннис. Ике атнадан завод хезмәткәрләре биредә җитештерелүче машиналарга үткәреләчәк тест-драйвта катнаша алачак, дип вәгъдә итте ул.

Бүгенге көндә заводта 10 мең автомобиль җыелган. "Алабуга һәм Чаллы предприятиеләренең киләчәге ышанычлы. Хәзер без киләсе елга планнарны килештерәбез, яңа линияләр эшләтеп җибәрү белән шөгыльләнәбез, хезмәткәрләр санын арттырабыз", - диде Тед Каннис.

Алабуга өчен "Форд Соллерс" - шәһәр бюджетын тәэмин итүче предприятиеләрнең берсе. Районда җитештерелүче сәнәгать прдукциясенең өчтән бере һәм машина төзелеше продукциясенең 64 проценты шушы заводка туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев