Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гомерен янгын алган

Алабугада соңгы көннәрдә янгын вакытында 3 кеше һәлак булган.

Бәлагә тарыганнарның барысы да пенсионер ир-атлар, алар 61дән алып 89га кадәр яшьтә. Алдан фаразлауларга караганда, бер очрак саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан. Икенчесенең криминаль характерда булуы мөмкин.
Иң шау-шулысы - Нефтьчеләр проспектындагы биш катлы йортларның берсендә ут чыгу очрагы, анда 89 яшьлек пенсионер һәлак булган. Ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәге ир-атка социаль хезмәткәр беркетелгән булган, ашарга, килешү буенча, күршесе пешерә торган булган. Бу аянычлы көнне социаль хезмәткәр бу фатирдан кичке сәгать биштә киткән. Аннан бер атна элек борчыла башлаган күршеләре шәһәрнең социаль хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта комиссия җыйганнар, пенсионерның улы да чакырылган. Газ плитәсенең өч конфоркасын өзергә карар кылганнар, улына әтисе янына ешрак килеп йөрергә киңәш иткәннәр. Ачыкланганча, янгынга газ чыгып тору түгел, техниканың төзек булмавы сәбәп булган.
Җылыту сезоны башланыр алдыннан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ялгыз пенсионерлар, күп балалы гаиләләр һәм социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрдә техник җиһазларның торышы тикшерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев