Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гүзәл Удачина гаилә тибындагы Алабуга балалар йортында булды

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил балаларның яшәү шартлары белән танышты.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән бергә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да килде.

Визит кысаларында кунаклар гаилә тибындагы Алабуга балалар йортында да булды. Аларга балаларның ничек яшәүләре, уңышлары һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Сүз уңаеннан, быел өч бала мәктәпне тәмамлый. Шуларның берсе физик мөмкинлекләре чикләнгән бала, ул “Пешекче” белгечлеге буенча Мамадыш техникумына укырга керәчәк.

Көн ахырында, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең киңәйтелгән утырышында Гүзәл Удачина йомгак ясады, кимчелекләрне билгеләп үтте һәм киләчәккә бурычлар билгеләде. Утырышта Мәгариф идарәсе начальнигы Ривал Зарипов билгеләп үткәнчә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең 72 проценты спиртлы эчемлекләр куллана

– Гаиләләрне патронажлауның башлангыч этабында проблеманы түбәндәгечә хәл итәргә тырышабыз: дәвалау, эшкә урнаштыру, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләүдә ярдәм. Төп этапта психологик-педагогик һәм коррекцион эш алып барабыз, – дип билгеләп үтте ул.

Имин булмаган хәл аркасында балаларны гаиләләреннән алу очраклары да сирәк түгел. Шуңа да карамастан, бала һәрвакыт үз әнисен көтәчәк.

– Балалар йортындагы һәр бала әнисе янында булырга тели. Минем әле балалар йортында тәрбияләнүчеләрдән үз әтисе яки әнисе турында начар сүзләр сөйләүчене очратканым булмады. Алар ата-аналарын аклый, һәм нинди булуларына карамастан, көтә. Һәм әлбәттә, кайчан да булса өйгә кайтырбыз дип уйлый һәм хыяллана, – ди Гүзәл Удачина.

Утырыш ахырында ул Алабугадагы социаль учреждениеләргә барудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Танайка мәктәбендә туклануны оештыру бик ошады. Азык-төлек блогы буенча экскурсияне мәктәп директоры үткәрде. Бу монда барысы да контроль астында, дигән сүз. Ашханә торышы буенча бер генә кисәтү дә юк иде. Без шулай ук химик һәм физик кабинетларның торышын карадык. Биредә бик җаваплы кешеләр эшли һәм барлык җиһазлар да эш хәлендә. Мәктәптә өстәмә белем бирү шактый актив оештырылган. Бу чынлыкта эшләүче түгәрәкләр һәм секцияләр. Без Танайкада яшәүче балалар өчен чын күңелдән шатландык, чөнки алар өчен монда барлык шартлар да тудырылган, – дип шәрехләде Гүзәл Удачина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев