Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Игътибар – талпан!

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел талпан тешләгән очраклар ике тапкырга артты, диләр белгечләр.

Бүгенге көнгә табибларга 107 кеше мөрәҗәгать иткән.

Һөнәрләре буенча куркыныч төркемгә керүчеләргә вакцинация үткәрелгән. Балалар өчен шәһәр яны лагерьларын әйләндереп алган урман массивлары талпанга каршы препаратлар белән эшкәртелгән.

Алабугада ел саен 200гә якын кешене талпан тешли. Талпаннан саклану чараларын күрергә: урманда булганда тәннең ачык урыннарын кием белән капларга, 15 минут саен бер-береңнең өстен тикшерергә, ә инде урман бете кадалган очракта, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев