Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илдар өчен “Игезәкләр” тандемы җырлаячак

16 декабрьдә шәһәр мәдәният сараенда "Игезәкләр" тандемы концерты булачак.

Чарадан жыелган акчалар Илдар Галәветдинов счетына күчереләчәк. Исегезгә төшерәбез, 14 яшьлек алабугалы авыр форма эпилепсиядән интегә. Илдарны Германиядә дәвалый алалар, хәзер Галәветдиновлар гаиләсе Фогтаройт (Бавария) шәһәре клиникасыннан җавап көтә. Тикшеренү, ә аннары дәвалануга байтак акча таләп ителә. Игелекле җаннар көче белән 400 мең сумга якын акча җыелды, тик шулай да бу акчалар беренче вакытка гына җитәчәк.

Илдарга булышыр өчен Алабугада концерт оештыру инициативасы белән Олег Мельников чыкты. Беренче булып "Игезәкләр" ярдәм итү теләге белдерде. Бу ике яшь егет үзләренең музыкаларын "DREAM Acoustic" стилендә иҗат итә. Алар аны концертларда чын күңелдән башкара. "Игезәкләр"нең җырларын күпләр ярата, чөнки алар тирән мәгънәгә ия, ә инде музыкалары беркемне дә битараф калдырмый!

Исегезгә төшерәбез: бу тандем Алабугада "Илһам" фестивале кысаларында чыгыш ясады һәм Спас ярминкәсе кунаклары тарафыннан җылы кабул ителде. "Игезәкләр" концертыннан сез профессиональ музыкадан ләззәт алып кына калмыйча, Илдарга да ярдәм итә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев