Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илкүләм проект кысаларында Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына бухгалтерия алып бару буенча бушлай хезмәт күрсәтәчәк

Эшмәкәрләргә «Минем бухгалтерия. Аутсорсинг» сервисына бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына бухгалтерия алып бару буенча бушлай хезмәт күрсәтә башлый. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә. Эшмәкәрләргә «Минем бухгалтерия. Аутсорсинг» сервисына бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Тәҗрибәле белгечләр бухгалтерлык һәм салым исәбе алып барырга, хисапларны тиешле органнарга тапшырырга ярдәм итәчәкләр.
Программаны тормышка ашыру өчен «Минем бизнес» төбәк үзәге җавап бирә. Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтүнең өч вариантыннан файдалана алалар: бухгалтер, салым, кадрлар исәбе һәм хезмәт хакын исәпләү буенча комплекслы хезмәт күрсәтү; хезмәт хакын исәпләү һәм кадрлар белән идарә итү; алдагы елларда исәпкә алуны яңарту.
Гаризаны Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 адресы буенча бирергә мөмкин. Консультация сорап 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев