Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Инфекционист бәкегә чуму вакытында короновирус йоктыру куркынычы турында сөйләде

Салкын суга чумган вакытта барлыкка килгән адреналин иммунитетны көчәйтә.

Крещение коенулары вакытында Covid-19 йоктыру куркынычы бик аз. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Белгеч фикеренчә, адреналин һәм бозлы суга чумган вакытта иммунитетка стимул бирүче үзенчәлекле ферментлар организмга вирусны үткәрми. Иммунитетның кисәк күтәрелүе барлык вирус һәм бактерияләрне юкка чыгара. 

Моннан тыш, су аркылы короновирус белән авыру мөмкин түгел. Салкын һавада вирусны йоктыру мөмкинлеге дә бик аз. 

Авыруларны һәм бәхетсез очракларны булдырмау максатыннан табиб берничә киңәш бирде: махсус җиһазландырылган урыннарда коенырга, алмаш кием һәм бозда шумый торган аяк киеме алырга, коенганнан соң кайнар чәй эчәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев