Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иҗтимагый совет рәисе Айрат Кавиев РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Участокка кергәндә ул барлык санитар-эпидемиология таләпләрен үтәде: махсус келәмдә аяк киемен зарарсызландырды, аңа битлек һәм перчаткалар бирделәр, кулларын антисептик чара белән эшкәртттеләр һәм температурасын үлчәделәр.

− Балигълык яшенә җиткәннән бирле, мин бер генә сайлауны да калдырмадым. Бу — безнең гражданлык бурычыбыз һәм гражданин хокукы. Без шул рәвешле дәүләт хакимияте сайлаулары аша дәүләт белән идарә итүдә катнашабыз. Бүген без күп кенә мәсьәләләрне хәл итүче закон чыгару органы − Дәүләт Думасын сайлыйбыз, шуңа күрә барлык гражданнарның сайлауда катнашуы бик мөһим, − диде Айрат Фәрхәт улы.

Иҗтимагый совет әгъзалары безнең районда сайлауларның үтә күренмәлелеген күзәтә, дип билгеләп үтте Айрат Кавиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев