Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кардиолог йөрәк-кан тамырлары авыруларының барлыкка килү сәбәпләрен атады

Йөрәк-кан тамырларында проблемалар булу ихтималын түбәндәге чирләр буенча да белергә мөмкин – шикәр диабеты белән авыручы, холестерин күләме югары булган, гипертониядән интеккән пациентларның әлеге авыруларга дучар булу куркынычы зур.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү сәбәпләре арасында кешенең яше һәм җенесе зур роль уйный. Бу хакта «Российская газета» табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ольга Козловага сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Мисал өчен, 18 яшькә кадәрге балаларның әлеге авыруларга дучар булу куркынычы аеруча зур, ир-атларда да йөрәк-кан тамырлары авырулары хатын-кызларга караганда иртәрәк барлыкка килә.
Йөрәк-кан тамырларында проблемалар булу ихтималын түбәндәге чирләр буенча да белергә мөмкин — шикәр диабеты белән авыручы, холестерин күләме югары булган, гипертониядән интеккән пациентларның әлеге авыруларга дучар булу куркынычы зур. Онкология авырулары да сизелерлек фактор булып тора, дәвалау алымнарын да (бары тик «химия» генә кулланылганмы, әллә пациент нур терапиясе дә узганмы) игътибарга алырга кирәк.
Физик яктан актив булмаган кешеләрнең дә йөрәк-кан тамырлары авыруларына дучар булу куркынычы зур.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев