Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Казан утлары» журналы кесә форматында «Никах» китабын бастырды

Китап авторы — Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев.

«Казан утлары» журналы чираттагы кесә форматындагы китап бастырды. «Никах» китабы авторы — Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев. 

Китапның төп герое — Әфган сугышында катнашкан татар егете. «Хисаметдин Исмәгыйлев — Әфганстанда үзе булып, үз-күзләре белән күреп, кичереп язган автор. Аның герое Әфганстанда әсирлеккә эләгә, исән кала, исән калу өчен шундагы кызга өйләнә, соңыннан качып китә. Еллар узгач, хатыны рэкетирга әйләнә... Кыскасы, бик мавыктыргыч сюжет. Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабын укыгач, и язмыш, диясе генә кала...» — дип сөйләде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин 

Иң беренче китапны баш мөхәррир «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк итте. 

Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабы якын арада Татарстанның һәрбер шәһәрендә һәм районында, шулай ук Башкортстанда сатуга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев