Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан юлы уңайлырак булачак – Нократ елгасы аша күпер ачыла

5 сентябрьдә сәгать 13.30да Мамадыш районында Нократ елгасы аша салынган күпер ачылачак. Төзекләндерү дәвамында күпернең 2011 елда сафка баскан өлеше яңартылды һәм аңа өстәп яңа юл салынды.

Күперне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та булыр дип көтелә. Әлеге күпер М7 "Волга" федераль автомобиль юлының бер өлеше булып тора. Бу - Татарстанның транспорт чараларының иң күп йөри торган юлларының берсе. "Тәүлегенә аның аша уртача 12 мең автомобиль уза. Мамадыш районындагы Нократ кичүе юлның иң киеренке урыннарыннан берсе иде. Яңа юл салыну кара-каршы килүче машиналар агымын икегә бүләргә һәм вәзгыятьне үзгәртергә ярдәм итәчәк", - дип хәбәр итә "Росавтодор"ның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев