Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Халыкара инвалидлар көнендә «Үтемле мохит» бердәм тест үткәрелә

3 декабрьдә үтемле мохит һәм инклюзив аралашу күнекмәләре темасына багышланган гомумроссия онлайн-акция оештырыла.

Тест мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларын һәм ихтыяҗларын белү дәрәҗәсен арттыру һәм алар белән аралашу этикасын яхшырту күзлегеннән чыгып оештырыла.
Тест үтү ирекле. Быел, оешма, хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре һәм башкарма хакимият вәкилләре өчен үткәрелүче бердәм тесттан тыш, мәктәп укучылары өчен аерым тест оештырыла.Аакция 3 декабрьдә укучылар өчен 8.30да, өлкәннәр өчен сәгать унда башлана.
Катнашу өчен https://edu.rirportal.ru/total-test/ сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң шәхси кабинетка килгән ссылка буенча 3 декабрьдә тест үтәргә була.
2019 елда тест үткәрүдә илнең 72 субъектыннан 14 мең кеше катнашкан.
Проект гомумроссия милли фронт тарафыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев