Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көрәш даны урыннарына сәфәр

9 Май алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына ташламалы һәм бушлай һава юлларынннан файдаланырга тәкъдим итәләр. Ветеран-фронтовиклар элеккеге көрәш урыннарында булып, сугыш вакытындагы дуслары белән очраша алачак. Моның турында "Казан" халыкара аэропорты" ААҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авиакомпанияләр ветераннарны Мәскәүгә һәм Россиянең башка шәһәрләренә алып барырга планлаштыра, анда ветеран-фронтовиклар "Көрәш даны урыннары" маршруты буйлап хәрәкәт итәчәкләр.

Бу чарада РФ территориясендә даими яшәүче РФ гражданнары булган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, фашизм тоткыннары катнашу хокукына ия. Шулай ук чара тулы күләмдә элек СССР составына кергән БДБ илләрендә һәм Балтыйк буе республикаларында яшәүче яки бу илләрнең гражданнары булган ветераннарга һәм инвалидларга да карый.

Чарада катнашучылар эчке рейслардан файдаланып, РФ һәм БДБ/Балтия пункларыннан Европа илләре шәһәрләренә - Болгария, Венгрия, Германия, Польша, Румыния, Сербия, Хорватия, Австрия һәм Чехиягә бушлай оча ала.

Ветераннарны йөртү 3 майдан 12 майга кадәр дәвам итә. Чараны уздыру шартлары турында белешмәне һәм мәгълүматны Саll-үзәкнең тәүлек буена эшли торган һәм күп каналлы телефоны аша: 8(495)223-55-55, 8-800-444-5555, шулай ук "Аэрофлот"ААҖ урыннарында һәм авиакомпаниянең сайтынан www.aeroflot.ru алырга мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев