Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кулланучы хокукы яклана

Россиядә һәр елның 15 мартында БМО баш астында Кулланучылар хокукларын яклауның Бөтендөнья көне билгеләп үтелә.

Быел ул "Цифрлы заманда кулланучылар хокукы" девизы астында үтә. Шул рәвешчә, Интернет челтәреннән актив файдаланучы кулланучыларга махсус игътибар биреләчәк. Бүгенге көндә товарларны "электрон коммерция" ысулы бклән сату һәм Интернет аркылы түләүле хезмәтләр күрсәтү тиз үсә. Кулланучылар базарында үзенә күбрәк табыш алу максатыннан, закон белән көйләнмәгән мөнәсәбәтләр дә юк түгел. Алар икътисади мәнфәгатьләргә зыян китерә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар көне кысаларында "түгәрәк өстәл"ләр, семинарлар, "кайнар элемтә"ләр үткәрергә ниятли. Кулланучылар хокуклары буенча сораулар өчен "кайнар элемтә" телефоны: (855572) 4-52-12; e-mail: chelny@tatzpp.ru; адрес: Алабуга,Тынычлык проспекты,12а, каб. 116.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев