Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Медиклар «Бердәм Россия» халык программасына тәкъдимнәр кертте

Сәламәтлек саклау системасына беренчел медицина ярдәменең яңа стандартын кертергә кирәк.

Аның нигезендә төп игътибар пациентка булырга тиеш. Әлеге системаны гамәлгә ашыру өчен кадрларны яңадан әзерләү һәм аларга өзлексез белем бирү, шулай ук ОМС системасын финанслау принципларын үзгәртү кирәк булачак. Мондый мәгълүматны «Бердәм Россия» стратегиясе барышында Коммунарка хастаханәсенең баш табибы Денис Проценко тәкъдим итте.

Стандартларны гамәлгә кертү IT-технологияләр кулланып башкарылырга тиеш. 
Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский «Земский доктор» программасына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Ул, нинди торак пунктта эшләргә планлаштыруларына карамастан, яшь белгечләргә түләүләрне киңәйтергә дигән фикердә.

«Бердәм Россия» тәкъдимнәр җыюны дәвам итә. Аны формалаштыруда теләсә кайсы россияле катнаша ала, шул исәптән NP.ER.RU сайтында да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев