Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Медицина хезмәтләре һәм даруларга салым «вычетын» ничек алырга?

Россиянең һәр эшләүче гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым «вычетын» кайтара алачак. 

Салым «вычетын» алу мөмкинлеге булган медицина хезмәтләре төрләренең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән. 

«Вычет» алу өчен чыгымнарның максималь күләме — 120 мең сум, гражданинга әлеге сумманың 13 проценты кире кайтарыла. Шул ук вакытта, дәвалануга киткән чыгымнар буенча тотып калынган акча башка социаль вычетлар белән кушыла, ләкин бер ел эчендә бары тик 120 мең сумнан гына «вычет» алырга була. 

Медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым «вычетын» эш бирүчедән яки салым органыннан алырга мөмкин:

— салым органына социаль салым «вычетына» хокукны раслау турында гариза биреп, ел дәвамында салым «вычетын» эш белән тәэмин итүчедән алырга була. Хезмәткәр бөтен «вычетны» алып бетергәнче, бухгалтерия НДФЛны тотып калмаячак. 

— ел тәмамланганнан соң салым органына 3-НДФЛ буенча декларация һәм кирәкле документларны тапшырасы.

Ике очракта да тиешле документлар тапшыру таләп ителә. 

Медицина хезмәтләренә түләү буенча салым «вычеты» алу өчен түләгәнлеккә белешмәнең оригиналы кирәк. Аны муниципаль һәм медицина эшчәнлегенә лицензиясе булган шәхси клиникалардан алырга мөмкин.

Даруларга салым «вычеты» алу өчен № 107-1/у формасындагы рецептның төп нөсхәсен тапшырырга кирәк. Түләүле медицина хезмәтләрен салым түләүченең әти-әнисе, яки балалары алган очракта, туганлыкны раслаучы документ күчермәсе, мисалга, туу турында таныклык тапшырырга кирәк.

Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе электрон хезмәтләр алуга күчәргә чакыра. Теләсә кайсы хезмәтне «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» сервисы һәм «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы аша алырга, шулай ук 3-НДФЛ декларациясен дә алырга мөмкин.

«Личный кабинет для физических лиц» дигән хезмәткә керү өчен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы учет язуы аша керергә була (ЕСИА дәүләт хезмәтләре аша керү).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев