Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

МИЗ яңалыклары

"Алабуга" махсус икътисадый зонасының икенче чират төзелеш территориясендә ирекле таможня зонасы процедурасы эшли башлады.

Компанияләр әлеге процедура ярдәмендә МИЗ территориясендә чит ил товарларын таможня пошлинасыз һәм салымсыз куллану мөмкинлеге алачак. Быелның маеннан башлап, ирекле таможня зонасы процедурасы "Алабуга"ның барлык территориясенә, ягъни 2000 гектарга таралыр дип ниятләнә.

Хәзерге вакытта "Алабуга" МИЗы территориясендә 25 компания-резидент теркәлгән, алар үз проектларына 27 миллиард сум инвестиция керткән һәм 41 миллиард сумга продукция җитештергән.

Ирекле таможня зонасы процедурасы резидентларга 2,2 миллиард сум акча экономияләргә ярдәм итте, дип хәбәр итә махсус зона мәгълүмат хезмәте. Исегезгә төшерәбез: "Алабуга" махсус икътисадый зонасы резидентларына гына хезмәт күрсәтә торган Алабуга таможня посты "Алабуга" МИЗы территориясендә 2008 елда эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев