Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәскәүдә 28 октябрьдән локдаун кертелә

Бу чорда башкалада бары тик даруханәләр һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр сатыла торган кибетләр генә эшләячәк.

Эш көннәре булмаган яллар вакытында мәскәүлеләр урамнар һәм парклар буйлап QR-кодлардан башка йөри алачак, әмма ресторан, спорт заллары, сәүдә үзәкләре һәм матурлык салоннары эшләмәячәк, диелә мэр указында.

Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлы локдаун кертте. Бу чорда башкалада бары тик даруханәләр һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр сатыла торган кибетләр генә эшләячәк.

Кинотеатр, зоопарк, солярий, мунча, спортзаллар, сәүдә үзәкләре һәм чәчтарашханәләр — барысы да вакытлыча ябылачак.
Даруханәләр һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән сату итә торган кибетләр генә эшен дәвам итәчәк.

Стоматология кабинетлары да, ашыгыч ярдәм күрсәтү очракларыннан тыш, эшләрен туктатып торачак.

Башкала рестораннарыннан ризыкларны алып чыгу гына мөмкин булачак.

Мәскәүлеләр парк һәм урамнарда QR-кодларсыз да йөри алачак.

Шулай ук Мәскәүдә 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең социаль карталары да блокировкалана. Аны вакцинациядән соң гына кулланып булачак.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев