Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Настяның хәле тотрыклы

Узган атнада бәлагә тарыган 8 яшьлек Настя хәзерге вакытта Казанда республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана, әнисе дә аның янында.

Кызның хәле әлегә авыр булуга карамастан, инде уңай динамика сизелә, диде хастаханәнең баш табибы урынбасары Владимир Линьков. Настяның реанимация бүлегендә булуы дәвалауны төрле яклап үткәрергә мөмкинлек бирә. Табиблар әйтүенчә, психологик тотрыклылыкны кайтару максатыннан, хәзер кыз белән психологлар шөгыльләнә.

Владимир Линьков әйтүенчә, кызның аппетиты яхшырган, ризыкны да үзе кабул иткән һәм сөйләшә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев