Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Паспортны – интернет аша

11 сентябрьдән башлап Рәсәй паспортын алу өчен документларны һәм гаризаны Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә була.

Бу турыда ТР информатизация һәм мәгълүмат министры урынбасары Әнисә Гайнуллина ТР министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте. Җитәкче әйтүенчә, порталда чит ил паспортын алу өчен гариза бирә торган хезмәт халык арасында киң таралыш алган.

Иске сервислардан элеккечә ЮХИДИ штрафлары һәм соципотека турында белергә, ТКХ буенча шәхси исәп белән идарә итәргә мөмкин. Порталда барлыгы 131 хезмәт тәкъдим ителә. Хәзерге вакытка кулланучылар 5,5 миллион электрон гариза биргән.

Ә.Гайнуллина белдерүенчә, күптән түгел iPhone өчен барлык сервислары, шул исәптән "Халык контроле" булган мобиль хезмәт өстәмәсе булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев