Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ПЕНСИЯНЕ ИНДЕКСАЦИЯЛӘҮ

1нче апрельдән Россиядә социаль пенсияләрне 2,9 процецентка арттырачаклар, бу 3,9 миллион кешегә кагылачак.

Моның турында Хөкүмәт карарының сылтамасы белән “Известия” яза.  Документтан уртача пенсиянең 255 сумга күтәрелечәге һәм 9 мең 62 сум булачагы билгеле. Бу чараларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 9,7 миллиард сум акча бүленәчәк дип РФ хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгы билгеләп үтте. Шулай ук инвалид балаларга һәм ата-анасының берсеннән яки бөтенләй мәхрүм калган балаларга түләү дә арттырыла. Индексация хезмәт пенсиясенә стаж җитмәгән кешеләргә дә кагылачак. Карар Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсияләре, хәрби хезмәттә булганнарның һәм башка категорияле ташламалар кулланучыларның түләүләрен индексацияләүне дә күзаллый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев